Кичә Октябрьскийда коточкыч җинаять булган - бер ир Җиңү паркында үзенең хатынын үтереп качкан. Мәрхүмәнең туганнары сүзләренә караганда, ерткыч әле дә иректә кала.
«Комсомолка»га билгеле булганча, кич Анатолий М. (исемнәре үзгәртелгән) үзенең элекке хатынын «Лада Калина»да урлый.
Соңгы вакытта хатынның аның ягыннан янауларга зарлануы сәбәпле, туганнары шунда ук чаң суга – полициягә мөрәҗәгать итә, социаль челтәрләрдә урлау турында мәгълүмат тарата.
Тик, кызганычка каршы, аларга туганнарын исән килеш күрергә язмый. Иртә таңнан 38 яшьлек Айгөлнең җәсәден урындагы паркта табып алалар. Хәшәрәт хатынны җәфалап үтергән.
Ир белән хатын 10 елдан артык бергә яшәгән, ике бала тәрбияләгән. Ятим булып кызлары һәм уллары калган. Билгеле булганча, пар аерылышкан, ә элекке ире моның белән килешергә теләмәгән.