+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
22 март 2020, 15:30

19 яшьлек кызны кем үтергән?

Башкортстан егете коточкыч җинаятьтә гаепләнә.

Башкортстан егете коточкыч җинаятьтә гаепләнә.
19 яшьлек Янаны үтерү Екатеринбург халкын тетрәндергән. Кыз февральнең соңгы көнендә юкка чыга һәм шул вакыттан бирле аның турында берни дә билгеле булмый.
Узган җомгада волонтерлар кайгылы хәбәр җиткерде: Янаның гәүдәсе Рассоха бистәсе янында урманда табылган. Янаны үтерүдә Башкортстанда туып-үскән егет шикләнелә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, нәкъ менә ул кызны соңгы тапкыр күргән.
Ир үзе Янаның үлеменә катнашлыгын инкарь итә. Аның сүзләренә караганда, фаҗига көнендә ул, чыннан да, аны күргән, тик ул аны өенә озатып куйган.
Янаның әбие шикләнелүченең сүзләренә ышанмый. Ул хәбәр иткәнчә, янәсе, кызның якынлык кылуга баш тартуы аркасында егетнең аны үтерүе мөмкин. Югалыр алдыннан кыз әбисенә шалтыраткан, биш минуттан өйдә булам, дигән.
«Ул Башкортстанга ике көнгә җыенуын әйтте. Ул кая да булса барса, гел кисәтеп торды. Без бер атна полициягә хәбәр итмәдек, үзе кайтыр, дип өметләндек», ди хатын.
Фото: kp.ru
Читайте нас