+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
21 март 2020, 19:45

Дим юлында "пахан" үтерелгән

Бүген кич Уфаның Дим шоссесы буенча хәрәкәт тулысынча ябылды.

Бүген кич Уфаның Дим шоссесы буенча хәрәкәт тулысынча ябылды.
Бистәгә Затон һәм М-5 трассасы аша урап уза торган юл аша гына керергә мөмкин иде. Расланмаган мәгълүмат буенча, әлеге участокта «Тойота» автомобиленә атканнар һәм анда булган бер криминал авторитетка һөҗүм иткәннәр.
Әлеге вакытта җинаятьчене бик каты эзлиләр. Урында махсус хезмәтләр вәкилләре эшли. ЮХХДИ инспекторлары территорияне тикшерә һәм бөтен транспортны кире юнәлешкә борып җибәрә.
Хокук сакчылары белдерүенчә, бу урында Уфаның бик билгеле криминаль авторитеты үтерелгән.
Фото: bash.news
Читайте нас