+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
23 март 2020, 12:47

Дистәләрчә миллион сум акча урлаган

Дүртөйледә 22 миллион сум урлаган 43 яшьлек банк хезмәткәрен хөкем иткәннәр.

Дүртөйледә 22 миллион сум урлаган 43 яшьлек банк хезмәткәрен хөкем иткәннәр.

Дүртөйле районында яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепле дип табылды. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаепләнүче 2009 елдан 2019 елга кадәр Саклык банкында менеджер булып эшләгән һәм 10 ел дәвамында клиентларны алдаган. Хатын үз танышларыннан бурычка акча ала һәм кыйммәтле кәгазьләрне тагын да отышлырак шартларда сатып алырга вәгъдә итә. Мошенникның клиентлары кредит рәсмиләштергәндә, янәсе, киләчәктә югары процентлар алу өчен аңа акча биргән.

Соңрак җинаятьче ул акчаны үзләштереп барган. Дүртөйле суды аның махинацияләрендә 24 кеше зыян күрүен ачыклаган. Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм хәзер аны 3 ел һәм 6 ай гомум режимлы холык төзәтү колониясендә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза көтә.

Фото:go.mail.ru
Читайте нас