+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 март 2020, 07:20

Хатынын үтереп, каннарын юып, ятып йоклаган...

Балакатай районының Ургала авылында коточкыч хәл булды

Балакатай районының Ургала авылында коточкыч хәл булды.

Җәй көне бер ир, көнләү сәбәпле, бергә яшәгән хатынын үтергән иде.

34 яшьлек Рәсүл белән Инганың мөнәсәбәтләре үрнәк булып тормый. Авылдашлары парның еш ызгышуын һәм алкоголь куллануын белдерә. Өстәвенә, Рәсүл элек хөкем ителгән: ул балигъ булмаган үсмерне көчләгән өчен утырган. Тик Инганы аның ярсу холкы да, башкасы да борчымый.

«КП-Уфа» басмасы хәбәр итүенчә, Инга ул көнне ире белән кунакта була. Аннары аның белән өенә кайтмыйча аерылып китә һәм төнен чит ир киемнәрен киеп кайта. Рәсүл шунда ук аны каян алганын һәм ни өчен исереп кайтканын сорый. Аңлаешлы җавап ишетмәгәч, ир хатынын тукмый башлый...

Аннары ул, идәннәрне һәм стеналарны каннан юып, йокларга ята. Ә иртәгәсен Инганың әнисен ишек төбендә каршы ала.

Суд аны 7 елга катгый режимлы колониягә озаткан. Гаиләнең өч баласы ятим калган.
Фото: bash.news
Читайте нас