Бүген иртән урманда пакетка салынган кеше башы табылган.
Татарстанның Яр Чаллы шәһәре янында булган бу хәл. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. «Урында тикшерүче-криминалистлар эшли. Әлеге вакытта бу урынны тикшерү бара.
Якынча фараз буенча, табылдык ир-егет башы», — диелә.
Моңа кадәр, 18 мартта хәбәр ителгәнчә, Чаллыда чүп-чарны сортларга аралый торган предприятиедә кеше аягы табылуы билгеле булган иде. Аяк капчыкка салынган. Экспертларның якынча мәгълүматы буенча, бу кеше аягы табылырга ике көн алдан үлгән.
Әлеге фактлардан соң «Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше ачылган. Экспертизалар билгеләнгән, тикшерү бара.