Уфада төнлә бер хатынга билгесез ир һөҗүм иткән.
Хатынны һөҗүм итүче кулыннан үтеп баручы яшьләр коткарган. Моның турында "Вести Башкортостан" хәбәр итә.
Уфа студентлары Вероника белән Алмас кичен урам буйлап йөргәндә хатын-кыз кычкыруын ишеткән. Башта яшьләр кемдер шаяра гына дип уйлаган, тик хатын кычкыруыннан туктамаган. Студентлар, аны тавышы буенча табып, ярдәмгә ташланган.
Арытаба ачыклануынча, хатынга бер ир ташланган, ул, аның әйберләрен талап алып, буып үтермәкче булган. Тик студентларны күреп калгач, качмакчы булган. Әмма Вероника белән Алмас, аны куып тотып, полициягә тапшырганнар. Соңрак кыю студентларны тантаналы җыелышта бүләкләгәннәр.
Соңгы мәгълүматлар буенча, һөҗүм итүче ирнең Башкортстанның Хәйбулла районыннан булуы ачыкланган. Аңа 7 елга кадәр төрмә яный.
Фото: bash.news сайтыннан.