Сигезенче каттан!
Бу коточкыч хәл Мәскәүдә булган. 42 яшьлек эшсез Константин (исеме үзгәртелгән) хатыны һәм 12 яшьлек кызы белән ике бүлмәле фатирда яши. Кичен ир спиртлы эчемлекләрне күбрәк кулланып ташлый һәм иртәсен бик каты чирли.
Махмырдан баш авыртуны ел ярымлык кокер-спаниельнең өрүе тагын да кискенләштерә. Ир хайванны тынычландыра алмый, ә аның белән урамга йөрергә чыгу теләге булмый. Бермәл ирнең нервлары киеренкеләнә һәм ул этне эләктереп ала да кухнядагы ачык тәрәзәгә ыргыта...
Бу коточкыч хәл хатыны күз алдында була, әмма анысы иренә комачауларга өлгерми. Эт подъездның козырегына килеп төшә, бераз вакыт шыңшып ята да тынып кала.
Бу хәлләрне күреп торган күршеләр полиция чакырта. Этен үтергән өчен иргә җинаять җаваплылыгы яный.
Фото: pixabay.com