+22 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Хокук
25 март 2020, 12:15

Уфада наркодилер тотылган

Ул Уфаның Инорс бистәсендә наркотиклар яшереп йөргәндә тотылган.

Ул Уфаның Инорс бистәсендә наркотиклар яшереп йөргәндә тотылган.

Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Наркотик сатучы 26 яшьлек егет булып чыга. Элегрәк тә аның закон белән проблемалары булган икән инде.

Егет наркотиклар яшереп куйгач, бу урынга аны сатып алучылар килергә тиеш булган. Тик бер кеше дә килмәгән. Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре аларның кем икәнлеген ачыклый.

Наркотик сату факты буенча җинаять эше кузгатылган. Егеткә 7 елга кадәр төрмә яный.

Фото: bash.news сайтыннан
Читайте нас