Янгында бала һәлак булган очрак буенча җинаять эше ачылган.
25 мартта Бүздәк районының Өчтүбә авылында чыккан янгында өч яшьлек баланың һәлак булуы турында хәбәр иткән идек. Үлгән кызның абыйсын янган йорт яныннан узып баручы ир очраклы рәвештә генә коткарып калган.
Тикшерүчеләр янгын очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Криминалистлар тикшерү барышында “саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү” мәддәсе буенча җинаять билгеләрен ачыклый.
Янгынның сәбәбе әлегә билгеләнмәгән. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе тикшерүчеләре ачыклый.