+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
27 март 2020, 11:40

Хатынсыз калган, хәзер дуссыз да калачак

Элекке банк хезмәткәре иптәшенә ярдәм итү нигезендә җинаять кылган.

Элекке банк хезмәткәре иптәшенә ярдәм итү нигезендә җинаять кылган.
Республикада "Русия Саклык банкы"ның 23 яшьлек элекке хезмәткәре "Банк хезмәте мәгълүматларын законсыз тарату" мәддәсе буенча суд каршына басачак, дип хәбәр итә Башкортстан Прокуратурасы.
Эш материаллары буенча, узган елның августында әлеге банк хезмәткәренә дусты мөрәҗәгать иткән. Ир элекке хатынының банк картасы буенча өземтә бирергә сораган. Банк хезмәткәре ризалашкан һәм аңа хатынның акча хәрәкәтенең тарихы буенча тулы хисап биргән.
Банк хезмәткәре үз гаебен таныган. Бу җинаять эшен Уфаның Совет район суды тикшерәчәк. Гаепләнүче кешегә өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Фото: pinterest.com
Читайте нас