Бу коточкыч хәл Мәчетле районында 21 мартта булган.
Мәчетле районында яшәүче 48 яшьлек ир үзенең абыйсын яфалап үтергән. Бу көнне ике ир хәмер эчкәннәр. Тиздән алар арасында низаг килеп чыккан. Ир абыйсын тукмап, аның корсагына пычак кадаган.
Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә дәваханәгә илткәннәр. Кызганычка каршы, ул берничә сәгатьтән соң үлгән. Ир гаебен тулысынча таныган.
Әлеге вакытта хокук сакчылары тарафыннан кирәкле тикшерүләр узачак. Ирне СИЗОга утыртканнар. Аңа 10 елга якын төрмә яный.
Фото: bash.news сайтыннан