Башкортстанда халыктан 600 миллион сум җыеп, үзләштергән җинаятьчел төркем әгъзалары тотылган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре караклыкта гаепләнүче җинаятьчеләрнең эшчәнлеген туктаткан.
- Тикшерү фаразы буенча, кулланучылар кооперативының элекке җитәкчесе законсыз финанс эшчәнлеге алып баручы криминаль структура оештырган. Хезмәттәшләре белән бергә алар процентлар түләргә мәҗбүр итеп, гражданнардан акчалата кертемнәр кабул итә, - диелә хәбәрдә.
Мошенниклар компаниянең филиалларын Уфада һәм республиканың тагын ун шәһәрендә ачкан. Беренче вакытта процентларны түләү башка катнашучылар исәбенә башкарыла, чөнки фирманың инвестиция эшчәнлеге булмый.
Аннан соң җинаятьчеләр, килешү шартларын бозып, дүрт меңнән артык гражданга тиешле акчаны үзләштергән. Зыян 600 миллион сумнан артык тәшкил иткән, дип билгеләп үтелә.
Хокук сакчылары оештыручыны һәм аның катнашучысын тоткарлый алган. Аларны сак астына алганнар. Тикшерү дәвам итә.
Фото: liveinternet.ru