+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
1 апрель 2020, 10:20

"Без сезгә акчаны кайтарырга әзер..."

Мошенниклар коронавирус пандемиясе чорында русиялеләрдән акча урлауның тагын бер ысулын тапкан. Алар авиакомпания исеменнән гамәлдән чыгарылган очышлар өчен акчаны кире кайтару тәкъдиме белән шалтырата башлаган.

Бу хакта "Известия" басмасына Русия Үзәк банкы каршындагы Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе башлыгы Андрей Паранич хәбәр иткән. Ул телефон аша сөйләшкәндә, җинаятьчеләр, янәсе, акчаларны кире кайтару өчен банк картасы мәгълүматларын белергә омтылуын әйткән.

Мошенниклардан гражданнарга мөрәҗәгатьләрнең артуын «Инфосистемы Джет» компаниясенең хәвефсезлек системалары үзәгенең мошенниклыкка каршы тору бүлеге башлыгы Алексей Сизов раслады.

Мошенниклар акчаны картага күчерәбез дип, аның мәгълүматларын сорый, шул исәптән CVC-кодны да. CVC-код ярдәмендә алар интернет-кибеттә сезнең картагыздагы булган акчага әйберләр сатып ала, - ди ул.

Хөрмәтле дуслар! Картагызның мәгълүматларын бер кешегә дә әйтмәгез. Хәтта банк хезмәткәрләренә дә аны белдерергә ярамый. Сак булыгыз!

Фото: РИА Новости сайтыннан.
Читайте нас