Әлшәй районының Шафран авылында яшәүчеләр хәзер Яшьләр урамындагы бу йортны урап үтәчәк.
«КП-Уфа»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 26 мартта анда 32 яшьлек хуҗаның гәүдәсен тапканнар. Ә икенче көнне хокук сакчылары ишегалдын карап чыккач, коеда башы ярылган 31 яшьлек эшсез ир табылган.
Тикшерүчеләр мәрхүмнең шәхесен ачыклый башлагач, аның 17 марттан хәбәрсез югалган дип саналуы ачыклана. Күрәсең, бу вакыт эчендә яшь кешенең гәүдәсе коеда яткандыр. Чыннан да, йорт хуҗасының үтерүгә катнашы бармы һәм аны намусы газаплап, ул үз-үзең үтергәнме-юкмы икәнлеген хәзер тикшерүчеләргә ачыкларга кирәк булачак.