+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
4 апрель 2020, 17:45

Бер сугуда пычак... йөрәктә

2 апрель кичендә Уфада яшәүче 30 яшьлек ханым, полициягә шалтыратып, ирен үтерүе турында хәбәр итә.

2 апрель кичендә Уфада яшәүче 30 яшьлек ханым, полициягә шалтыратып, ирен үтерүе турында хәбәр итә.
Урынга килгән табиблар һәм полиция хезмәткәрләре аның 37 яшьлек сөеклесенең үлемен ачыклый. «КП-Уфа»ның хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр иткәнчә, эшсез ир белән хатын арасында мәҗлес вакытында низаг туган. Бер арада хатын пычак эләктереп ала һәм бер кизәнүдә йөрәгенә чәнчә.
Башкортстан буенча Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, ул хокук саклау органнарыннан качарга уйламаган. Тикшерүчеләр һәм полицейскийлар килгәч, барысын да таныган.
- Тикшерүчеләр һәлакәт урынын карап чыкты, кирәкле эксперт тикшеренүләре билгеләнде, хәзерге вакытта шикләнелүче белән тикшерү эшләре алып барыла, аның иреген чикләү мәсьәләсе хәл ителә, - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: pixabay.com
Читайте нас