Уфада кичә төнлә Калинин районының Иван Франко урамындагы торак йорт ишегалдында ике исерек ир арасында низаг килеп чыккан.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең башлангыч мәгълүматлары буенча, ир травматик пистолеттан иптәшенә аткан.
- Булган мәгълүматларга караганда, ике ир бергә спиртлы эчемлекләр эчкән, артытаба алар арасында низаг килеп чыккан. "Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, - дип хәбәр иткән хокук сакчылары "Башинформ" агентлыгына.
Билгеле булганча, бу хәлдә бер ир зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә озатканнар.
Фото: "Башинформ" агентлыгы