Узган шимбәдә, 4 апрельдә, Стәрлетамакта чакыруга килгән ашыгыч ярдәм фельдшеры зыян күргән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ул көнне һөҗүм итүченең апасы ашыгыч ярдәм чакырткан. Хатын ялгыз яшәгән туганының хәлен белергә килгән. Ир бик нык исерек хәлдә булган һәм апасы, аның сәламәтлеге өчен куркып, табиб чакырткан.
Ашыгыч ярдәм фельдшеры килгәч, исерек ир аңа пычак белән ташланган. Медицина хезмәткәре ишекне ябарга өлгергән һәм бу хәл турында диспетчерга сөйләгән.
Урынга килгән полицейскийлар ирне тоткарлаган. Ул Стәрлетамакта яшәүче 26 яшьлек егет булып чыккан.
Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: "Горобзо.ру" сайтыннан