+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
10 апрель 2020, 08:00

Битлек киеп таламакчы булган

Ир җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Ир җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Узган ялларда Стәрлетамак полициясенә Коммунистик урамдагы кибетне талау турында хәбәр килгән.
Әлеге урынга полиция хезмәткәрләре килә. Җинаятьченең төнлә, күзләр өчен тишекле битлек киеп, товар склады аша сәүдә ноктасына үтеп кергәнлеге һәм кассадан 8 мең сум урлаганы билгеле булган. Сатучы каракны туктата алмаган.
Җинаятьче урында бармак эзләрен калдырган. Ачыкланганча, 27 яшьлек бу кеше элегрәк талау, урлашу һәм мошенниклык өчен хөкем ителгән булган инде. Моннан тыш, хәзерге вакытта ул башка хокук бозу факты буенча тикшерү астында тора.
Бу иргә җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Фото: 1knews.ru
Читайте нас