+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 апрель 2020, 20:10

"Бу куркыту да, янау да түгел..."

Республика Башлыгы йөкләмәсе буенча, 10 апрельдән Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны административ җаваплылыкка җәлеп итү практикасы кискен көчәйтеләчәк.

Республика Башлыгы йөкләмәсе буенча, 10 апрельдән Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны административ җаваплылыкка җәлеп итү практикасы кискен көчәйтеләчәк.

Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча брифингта республиканың Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара советы секретаре Алексей Касьянов белдерде.

"Моңа кадәр хокук бозучыларның хокук саклау органнары белән очрашуы 90 процент очракта аңлату әңгәмәсе белән тәмамланса, бүгенге көннән барысы да административ җаваплылыкка тартылачак. Моны барысы да ишетсен, соңыннан үз вазыйфаларын башкаручы хезмәткәрләргә үпкәләмәсен иде. Бу куркытырга, кемгә дә булса янарга омтылу түгел. Бу - объектив ихтыяҗ. Үзизоляция режимы барысына да кагыла", — дип ассызыклады Алексей Касьянов.

Аның сүзләренә караганда, көн саен рейд чараларына 2 меңнән артык полиция хезмәткәре, 300дән артык Росгвардия хезмәткәре һәм 1,5 меңнән артык халык дружинниклары җәлеп ителә.

Урамнарда, бигрәк тә Уфада патрульлек итү шактый артты, дип билгеләп үтте ул.

Әйтик, соңгы көннәрдә генә дә патрульлек нәтиҗәсендә республикада 2,5 меңнән артык үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу ачыкланган. Аны бозучылар белән 20 меңнән артык профилактик әңгәмә үткәрелгән. Алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалары булган хатын-кызлар да аз түгел.

"Әмма, практика күрсәтүенчә, кызганычка каршы, барысы да үзизоляция режимын үтәүгә аңлы карамый. Профилактик чаралар барышында аны бозу очракларының шактый күп булуын исәпкә алып, бүгенге көннән хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарттыру практикасы көчәйтеләчәк, - дип ассызыклады Касьянов. - Үз-үзеңне изоляцияләү режимын беренче тапкыр бозган очракта гражданнар өчен 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Кагыйдә бозу кабатланган очракта - 50 мең сумга кадәр. Вазыйфа биләүче кешеләр өчен штраф күпкә катгыйрак. Шуңа күрә нәтиҗәләр турында уйлагыз һәм республика Башлыгы тарафыннан билгеләнгән режимны үтәгез!".

Радий Хәбировның республиканың халкын тулысынча изоляцияләү турындагы указы 31 мартта 20.00 сәгатьтән гамәлгә керде.

Фото: bashinform
Читайте нас