Халык үзизоляциядә утырып, тилерә башлады, ахрысы.
Татарстан кешесе хатынын буып үтерә һәм аның гәүдәсен кечкенә улы белән калдыра. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Фаҗига 6 апрельдә Минзәләдә була. Тикшерү барышында 43 яшьлек хатын 33 яшьлек ирен эчкечелектә гаепләгән. Исерек ир хатынына ачулана һәм буып үтерә. Шуннан соң ул 9 яшьлек улын хатынның гәүдәсе белән калдырып, өйдән чыгып китә.
Ирне өченче тәүлектә генә тоткарлыйлар. Башта ул, чит кешеләрне гаепләп, үз гаебен танымаган. Соңрак тәүбә итә. Җинаятьчегә карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: mk.ru