31 яшьлек ир һәм 28 яшьлек хатын йортта наркотик җитештергән.
Башкортстанда Киров өлкәсендә туып-үскән ир белән хатынны тоткарлаганнар. Алар наркотиклар җитештерүдә шикләнә.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматларына караганда, ир-ат һәм хатын-кыз шәхси йортта синтетик наркотиклар ясау буенча лаборатория оештырган. Алар аны Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә сатканнар. Беренчел мәгълүматларга караганда, ир моңа кадәр төрмәдә утырып чыккан булган. 2018 елда ул Киров өлкәсендә кибет талаган.
Бу хәл буенча да җинаять эше кузгатылган, хатын белән ир сак астына алынган. Аларга 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.