+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
14 апрель 2020, 11:30

Картәнисенең соңгы акчасын урлаган...

Дуслары белән аракы эчәр өчен.

Дуслары белән аракы эчәр өчен.

Бу коточкыч хәл Стәрлетамакта булган. Өч көн элек урындагы полиция бүлегенә 82 яшьлек пенсионер хатын мөрәҗәгать иткән. Аның 40 мең сумга якын акчасы югалган.

Пенсионер белдерүенчә, ул 22 яшьлек оныгы белән яши. Ике ел элек егетнең әнисе юл-транспорт һәлакәтендә үлгән.

Полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә акчаны егет алуы ачыклаган. Ул тулысынча үз гаебен таныган. Аның сүзләре буенча, урланган акчага ул яңа кесә телефоны сатып алган һәм дуслары белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Шулай ук, картәнисенә бу акча кирәк түгел, дип тә белдергән.

Арытаба ачыклануынча, егет моңа кадәр дә урлашу белән шөгыльләнгән булган. Мәктәптә укыганда ул сыйныфташының курткасын урлаган булган. Әмма ул вакытта аның өчен акча кайтарып, җәзадан котылган.

Хәзер бу хәл буенча җинаять эше ачылган.

Фото: "express-k.kz" сайтыннан
Читайте нас