+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
18 апрель 2020, 11:30

Авылдашлар корсагына пычак тыккан...

Бу коточкыч хәл Мәләвез районында булган.

Бу коточкыч хәл Мәләвез районында булган.

Урындагы полицейскийлар табиблардан мәгълүмат алган: урындагы дәваханәгә пычактан яралану алган 37 яшьлек ир эләккән. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем чыккан.

Полицейскийлар анда тикшерү үткәргән, ә аннары үзләре дәваханәгә тагын бер зыян күрүчене – шул ук авылда яшәүче 30 яшьлек кешене алып килгән. Арытаба ачыклануынча, 39 яшьлек ир ике авылдашына пычак белән һөҗүм иткән.

Башлангыч версия буенча, зыян күрүчеләр бу көнне иргә кунакка килгән. Спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта алар арасында низаг килеп чыккан. Арытаба ир зыян күрүчеләргә пычак кадаган һәм үзе ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан.

Зыян күрүчеләрнең берсе шунда ук дәваханәгә озатыла, икенчесе анда барудан баш тарткан. Әмма соңрак аның хәле начарлана һәм полиция хезмәткәрләре аны дәвалау учреждениесенә китереп җиткерә.

Хәзерге вакытта сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган кеше сак астында.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас