+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
21 Апреля 2020, 13:55

Авария урыныннан качарга маташкан

"Росгвардия"нең Башкортстан буенча идарәсенең ведомствоара сак наряды тарафыннан башкалада юл-транспорт вакыйгасы сәбәпчесе булган һәм авария урыныннан качарга маташкан ир тотылган.

"Росгвардия"нең Башкортстан буенча идарәсенең ведомствоара сак наряды тарафыннан башкалада юл-транспорт вакыйгасы сәбәпчесе булган һәм авария урыныннан качарга маташкан ир тотылган.

20 апрельдә патруль үткәргәндә төркем хезмәткәрләре ике урам чатында "Хендэ Элантра" автомобиле водителенең авария ясап, качарга омтылуының шаһиты була.

Ведомствоара сак хезмәткәрләре автомобильне куа китә. Эзәрлекләү барышында әлеге машина водителе берничә тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсен боза, башкаларның гомерен куркыныч астына куя.

"Росгвардия" хезмәткәрләре кысрыклый башлагач, водитель автомобилен ташлап качарга маташа. Законлы таләпләргә ул агрессия белән җавап бирә.

Нәтиҗәдә, 38 яшьлек граждан тотылган. Баксаң, ул берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган булган. Арытаба тикшерү өчен закон бозучыны полиция хезмәткәрләре кулына тапшырганнар.

Фото: bashinform
Читайте нас