+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
21 апрель 2020, 09:35

Хокук сакчылары шулай план үтиме?

Үзизоляция режимын бозган кызны тотканнармы?..

Үзизоляция режимын бозган кызны тотканнармы?..

Социаль челтәрләрнең берсендәге “Подслушано Белебей” төркемендә хокук сакчыларының бер кызга карата физик көч куллануы турында видео барлыкка килде. Шаһитлар билгеләвенчә, хокук саклау органнарының алты хезмәткәре үзизоляцияләү режимын бозучы кызны тоткарлаган.

Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең берсе дә дистанцияне сакламаган һәм, кызның кулларын каерып тотып, билгесез юнәлештә алып киткән.

"Алты ир-егетнең бер кызны шулай алып китүе оят түгелме?” — дип яза социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Полицейскийларга үзизоляцияләү режимын бозган кешеләр саны буенча көн саен план төшерелә, ахры, дип фаразлаучылар да бар. Шул ук вакытта, кызның бу чакта исерек булуы турында да мәгълүматлар күренә.

Әлегә бу хәлгә төгәл генә аңлатма бирүче юк. Кемнең гаепле булуы тиздән ачыкланыр, дип өметләник. Сәбәбен анык белмичә кешеләрне гаепләргә ашыкмыйк.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас