+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
21 Апреля 2020, 11:35

"Полицейский киемендә дә тоталар!.."

Урамга чыгар өчен ул полицейский булып киенгән.

Урамга чыгар өчен ул полицейский булып киенгән.

Мәскәү полициясе хезмәткәрләре, яшәү урыныннан 500 метрдан артык читкә чыгып, карантинны бозган 32 яшьлек ирне тоткарлаган.

Ир хокук сакчыларының күз уңына эләкмәс өчен үзе полицейский булып киенгән булган. Хокук сакчылары исерек килеш йөргән полиция хезмәткәрен биредә торган камералар аша күреп калган һәм аны тикшерергә булган.

- Кичә кич полиция хезмәткәре формасын законсыз кигән, шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган ир тоткарланды, - дип хәбәр итә урындагы полиция бүлеге.

Иргә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган һәм форма киемен законсыз кигән өчен административ протоколлар төзелгән.

Фото: 78news.ru сайтыннан
Читайте нас