+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
22 апрель 2020, 16:25

Баласын ваннага салып, йоклап киткән...

33 яшьлек ата кеше 9 айлык сабыен ваннада коендырырга була.

33 яшьлек ата кеше 9 айлык сабыен ваннада коендырырга була.

Ниндидер мизгелдә ул телефонын алырга икенче бүлмәгә чыгып китә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, ата кеше телефоннан сөйләшкән вакытта диванга утыра да, йокыга китә. 30 минут үткәннән соң уянып китә, шулчак ванна бүлмәсеннән су агып чыгуын күреп ала. Ваннада берүзе калдырылган бала бу вакыт аралыгында тончыгып үлгән була.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, дип хәбәр итәләр Татарстанның Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Хәзер ирнең язмышын суд хәл итәчәк. Ул «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» мәддәсе буенча гаепләнә.
Фото: obustroeno.com
Читайте нас