+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
22 апрель 2020, 08:11

Туган көнендә кеше үтергән

Бу хәл Туймазы районында булган.

Бу хәл Туймазы районында булган.

Биредә яшәүче 28 яшьлек егет үзенең туган көнен бәйрәм итәргә килгән танышын үтергән. Бу хакта Республика Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аларның мәгълүматларына караганда, ир үз гаебен таныган. Аңа 15 елга кадәр төрмә яный.

— 20 апрельдә, табын корып утырганда ир зыян күрүче белән әрләшеп китә һәм аның муенына, күкрәгенә пычак кадый, хатын шунда ук вафат була. Җинаять кылганнан соң, ир вакыйга урыныннан китә һәм полиция хезмәткәрләрен чакырта, аларга танышын инде үле хәлдә табуын белдерә, — дип билгеләп үтәләр матбугат хезмәтендә.

Полиция хезмәткәрләре белән тикшерүчеләр зыян күрүчегә кеше үтергән көнне шикләнелүчедән башка берәү дә килмәвен ачыклаган. Моннан тыш, алар ирнең җинаятькә катнашы булуы турында сөйләгән эзләрне, шул исәптән, туган көнен бәйрәм итү өчен үзе белән алып килгән спиртлы эчемлек шешәсен дә тапкан.

Үзенең туган көнен билгеләргә килеп, аны кабул иткән бичара хатынны кыргыйларча үтергән бу бәндә үз гаебен таныган. Хәзер инде 15 тапкыр туган көнен башка урында каршы алуы бар.

Фото: ufa1.ru


Читайте нас