Суд приставлары законсыз рәвештә алкоголь саткан өчен билгеләнгән штрафны түләткән.
Суд приставларының Чишмә район бүлегендә башкаруда урындагы хатынга карата кузгатылган эш була. Ул законсыз аракы саткан өчен штраф түләргә тиеш икән.
Башкарма производство кысаларында суд приставы бурычлының милке турында мәгълүмат ала. Ханым ирекле рәвештә штрафны түләмәгәнлектән, аңа карата мәҗбүри чаралар күрелә. Аның "Рено" автомобиленә теркәү үткәрү тыела, аннары транспортка арест салына.
Бу хәл 35 яшьлек хатынны акылга утырта һәм ул 45 мең сум бурычын түли. Аның белән бергә таләпләрне вакытында үтәмәгән өчен 3150 сум күләмендә башкама җыемны да түләргә туры килә.
Фото: yakapitalist.ru