Суд приставының үз вакытында һәм оператив эш итүе алимент юллаучының һәм баланың хокукларын якларга ярдәм иткән.
Уфаның бер предприятиесе бухгалтериясенә суд приставы башкаручысы тарафыннан балигъ булмаган балага акча тотып калу турында башкару кәгазе җибәрелә. Карарга ярашлы, акча ай саен хезмәт хакыннан тотып калынырга тиеш була. Берникадәр вакыттан соң эш бирүченең бу таләпне үтәмәве ачыклана, балага акча күчерелми.
Оешмадан җыелган бурычны тоту турында суд карары мәҗбүри үтәлү өчен Суд приставлары федераль хезмәте Башкорстстан буенча идарәсенең аерым башкару производстволарын үтәү буенча районара бүлеккә юнәлтелә.
Вазыйфа биләүче кешеләр бурычлыга җинаять җаваплылыгы янау турында искәртә. Шуннан соң оешма җитәкчелеге, мәҗбүри чаралар кулланганны көтеп тормыйча, бала файдасына 27 мең сум акча күчерә.
Шул рәвешле, суд карары үтәлә, гражданнар хокуклары һәм мәнфәгатьләре яклана.
Фото: b17.ru