Уфа яшәүче хатынның картасыннан 700 мең сум акча урлаганнар.
Бу хәл буенча 46 яшьлек хатын полициягә мөрәҗәгать иткән һәм барысын да җентекләп сөйләгән.
Телефон аша сөйләшү башында таныш булмаган әңгәмәдәш үзен киң билгеле банкның хәвефсезлек департаменты хезмәткәре дип таныштырган. Аның сүзләренә караганда, хатынның картасыннан акчасын урламакчы булганнар. Акчаларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан, "хезмәткәр" акчаларны банкның махсус резерв счетына күчерергә тәкъдим иткән.
Аннары "банк кызы" тиешле процедура турында сөйләгән: телефонга смс-хәбәр киләчәк, дигән. Әмма саннарны беркемгә дә атарга ярамый: аларны махсус сигналдан соң автоматлаштырылган системага хәбәр итәргә кирәк, дип белдергән.
Хатын, аңа ышанып, хезмәткәр нәрсә кушканның барысын да эшләгән. Нәтиҗәдә, ул мошенникларга үз счетыннан 700 мең сумнан артык акчасын күчерергә ярдәм иткән...
Күпме язып, кисәтеп торабыз, файдасы тимәгәч тими икән!..
Фото: news102.ru