+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
24 апрель 2020, 14:35

Коточкыч җинаять 15 елдан соң ачылган

Уфада тикшерүчеләр бер хатынны көчләгән һәм үтергән җинаятьчене ачыклаган.

Уфада тикшерүчеләр бер хатынны көчләгән һәм үтергән җинаятьчене ачыклаган.
Бу хәл 15 ел элек булган, әмма үтерүчене хәзер генә таба алганнар.
Тикшерү комитетында җинаятьнең 2005 елның ноябрендә булганлыгы турында белдерәләр. Ул вакытта полициягә Уфаның Орджоникидзе районында кеше йөрмәгән урында көчләү билгеләре булган хатын-кыз гәүдәсе табылу турында хәбәр килгән. Тикшерү ул вакытта тоткарланып калган һәм шикләнелүчене таба алмаган.
Хәлләр быел үзгәргән. Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җинаять материалларын яңадан анализлый һәм эксперт тикшеренүләре уздыра. Нәтиҗәдә, хокук сакчылары шикле кешегә чыккан. Ул 42 яшьлек уфалы булып чыга.
Билгеле булганча, 2005 елда ул җинаять урыны янында автомобильләр сату белән шөгыльләнгән. 2018 елда аны сексуаль көчләү өчен төрмәгә утыртканнар. Ул бүген дә тоткынлыкта.
Тикшерүчеләр көчләүчедән сорау алганда дөреслекне белә алган.
"Җинаятьче, әлеге хатынны эшкә кадәр алып барырга тәкъдим итеп, аны үз автомобилендә кеше йөрмәгән урынга алып чыккан, шуннан көчләгән һәм башына берничә тапкыр суккан. Алынган тән җәрәхәтләреннән хатын шул урында вафат булган ", - диләр Башкортстанның Тикшерү комитетында.
Хәзер бу кеше төрмәдә бик озак утырачак.
Читайте нас