+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
24 апрель 2020, 15:10

"Пенсионерда каян шул кадәр акча?..."

Банк хезмәткәре пенсионерның 30 миллион сум акчасын урлаган.

Банк хезмәткәре пенсионерның 30 миллион сум акчасын урлаган.

Санкт-Петербургта банкның элекке менеджеры тоткарланган, аны пенсионер исәбеннән 30 миллион сумнан артык акча урлауда гаеплиләр. Бу хакта Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 28 яшьлек ир-ат 2015 елдан 2020 елга кадәр банкның 84 яшьлек VIP-клиентының акчалары белән идарә иткән. Бу вакыт эчендә менеджер пенсионерның шәхси банк исәбеннән 30 миллион 359 мең сумнан артык акча чыгарган.

Әлеге вакытта җинаять эшен тикшерүне дәвам итә. Бу хәл Интернет челтәрендә зур популярлык казанган.

Әмма җәмгыять бер дә хезмәткәрне гаепләми икән, пенсионерны тәнкыйтьләгәннәр. "Пенсионерларга акчаны әз түлиләр, дигән булалар. Пенсионерда каян шул кадәр акча?" - дигән сорауны бирүчеләр күп.

Фото: 123ru.net сайтыннан


Читайте нас