Башкортстанда Гафури районында тугыз яшьлек Рөстәм Ишкуловның юкка чыгуы факты буенча үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
Искәртеп узабыз, 22 апрельдә малай әти-әнисе белән Түбән Ташбукан авылына бабасы йортына килә һәм бераздан юкка чыга.
Баланы икенче көн эзлиләр. Эзләүдә барысы да катнаша: волонтерлар, гади кешеләр, хокук саклаучылар һәм коткаручылар. Бу урынны 190 кеше тикшерә, әмма әлегә бернинди нәтиҗә дә юк.
Тикшерү комитетында аңлатуларынча, җинаять эшен кузгату "югалган кешенең кайда булуын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү чараларын нәтиҗәлерәк уздыру максатларында" кирәк. Хәзер тикшерүчеләр Рөстәм һәм авылдашларыннан гаилә әгъзаларыннан сорау ала, шулай ук аның тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнә. Бу эш Республика Тикшерү комитеты контролендә.
Фото: bash news.ru