+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
25 апрель 2020, 14:45

Улына пычак кадаган...

Нәтиҗәдә ир үлгән.

Нәтиҗәдә ир үлгән.

Бу җан тетрәндергеч хәл Салават шәһәрендә булган. Үз фатирында хатын 35 яшьлек улының компаниясендә спиртлы эчемлекләр эчкән. Бервакыт
алар әрләшә башлаган һәм ана улына пычак белән һөҗүм иткән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул улының ботына пычак кадаган. Шул яра егетнең гомерен өзгән дә.

Тиздән әлеге урынга табиблар һәм полицейскийлар килгән, алар хатынны тоткарлаган. Хәзер хезмәткәрләр җинаятьнең хәл-шартларын ачыклый.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган.

Фото: КП-Уфа сайтыннан.
Читайте нас