Нефтекамада коточкыч хәл теркәлгән.
Күпкатлы йорт тәрәзәләре астында яшь кызның гәүдәсе табылган. Булган хәлнең нечкәлекләрен "КП-Уфа" хәбәрчеләре сөйли.
26 яшьлек кызның гәүдәсе 26 апрельдә табылган. Һәлак булучы Социалистик урамындагы йорт янында яткан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бәхетсезнең үлеменең сәбәбен ачыкларга тырыша.
Билгеле булганча, үлгән көнендә кыз исерек булган. Полиция үтерү вариантын кире какмый - бәлки, һәлак булучыны 9нчы каттагы фатир тәрәзәсеннән атып бәргәннәрдер...
Тикшерүгә фаҗиганең төгәл сәбәпләрен һәм шартларын ачыкларга туры киләчәк.
Фото: VSE42.Ru