Бәләбәй шәһәрендә үзизоляцияләү режимын бозып, суд приставлары хезмәте бинасы янында тәртипсезлекләр оештырган ирне җинаять җаваплылыгына җәлеп иттеләр. Бу хакта шәһәр суды хәбәр итә.
Дәүләт органында сөйләүләренчә, җинаятьче исерек хәлдә булган. Кичке вакытта аны Бәләбәй районының суд приставлары бинасы янында тоткарлыйлар. Моңа кадәр ул металл чүп савытын тартып чыгарып, суд приставлары бинасының тәрәзәсен таш белән ватарга өлгергән.
Билгеле булганча, исерек ир өенә кайткан һәм подъездга керә алмаган. Бу аның ачуын китергән һәм ул, ярсып, тирә-якта яткан ташлар һәм кирпечләрне йорт янында туктаган автомобильләргә бәрергә керешкән. Берничә машина ватылган. Бу хәлләрне видеокүзәтү камерасы төшергән.