+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 Май 2020, 06:40

12 яшьлек кыз 5 яшьлек баланы бәрдергән

Кыз урам буйлап берүзе скутерда йөргән булган.

Кыз урам буйлап берүзе скутерда йөргән булган.

Федоровка авылында скутер руле артында 12 яшьлек кыз җитди авария ясаган. Уфадагы ЮХХДИ бүлегендә сөйләүләренчә, кыз велосипедта йөргән биш яшьлек малайны бәрдергән.

Алар икесе дә бер юнәлештә хәрәкәт иткән булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыз мототранспорттан егылып төшкән. Авариядә скутерчы да, велосипедчы да зыян күргән.

Кызның әти-әнисенең скутерга документлары булмавы ачыкланды. Шулай ук, аның яше буенча скутер белән идарә итәргә хокукы юк. Хәзер скутер махсус стоянкага урнаштырылган.

- Әлегедәй хокук бозулар өчен балигъ булмаган бала - профилактик исәпкә куелырга, ә ата-аналар административ штрафка тарттырылырга мөмкин. Юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә карау өчен җибәрелде, анда кыз һәм аның әти-әнисе профилактик эш алып бару өчен чакырылачак, - дип белдерделәр ЮХХДИ хезмәткәрләре.

Фото: "КП-УФА" сайтыннан.
Читайте нас