ЮХХДИда хәбәр итүләренчә, 45 яшьлек уфалы "Лада Ларгус" руле артында караңгы вакытта трассага кинәт килеп чыккан пошины бәргән.
Билгеле булганча, машина йөртүче гаиләсе белән Уфага китеп барган. Юл-транспорт һәлакәтендә водитель һәм аның өч яшьлек улы җәрәхәтләр алган.
Хайван үлгән. Тикшерү башланган.
Узган тәүлектә республикада ике автоавария булган, аларда өч кеше җәрәхәтләр алган.
Фото: infobaza.by