+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 Май 2020, 07:00

Бу үлем бәхетсезлек очрагымы?

Уфаның Степан Кувыкин урамындагы күпфатирлы бер йорт подвалында 46 яшьлек уфалының гәүдәсе табылган.

Уфаның Степан Кувыкин урамындагы күпфатирлы бер йорт подвалында 46 яшьлек уфалының гәүдәсе табылган.

Бу хакта хокук саклау органнарында хәбәр итәләр. Билгеле булганча, ул урындагы эшкуар, шәһәр компанияләренең берсенең җитәкчесе булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул табылган бина - үз предприятиесе офисларының берсе.

Мәрхүмнең йөзендә күгәргән эзләр булган. Әлегә коммерсант белән нәрсә булганлыгы билгеле түгел, бәхетсезлек очрагы фаразы да кире кагылмый. Ир уңайсыз егылган булырга да мөмкин. Үлемнең төгәл сәбәбен судмедэкспертларга ачыкларга туры киләчәк.

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланды.

Фото: mk.ru
Читайте нас