Стәрлетамакта иртә белән 16 яшьлек кыз “Daewoo Nexia” автомобиле руле артында юл-транспорт һәлакәте ясаган.
Артем урамында ул бордюрга менеп, койманы аударып, баганага килеп бәрелгән. Пасажирлары булган 18 һәм 23 яшьлек ир-егетләр имгәнгән.
“Шоферга карата машина йөртү таныклыгы булмаган килеш идарә иткән өчен административ протокол төзелде. Һәлакәт шартлары ачыклана”, - дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте.
10 майда республика юлларында барлыгы алты автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 9 кеше имгәнгән.
Тәүлек эчендә ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1700дән артык очрагы ачыкланган, 64 исерек машина йөртүче тоткарланган.