+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 Май 2020, 07:45

"Мин - укучының фәхишә булып үсәчәген белүче укытучы..."

Уфаның социаль приюты тәрбиячесе Интернет челтәрендә балаларны хурлау белән җәнҗаллы роликлар бастыра.

Уфаның социаль приюты тәрбиячесе Интернет челтәрендә балаларны хурлау белән җәнҗаллы роликлар бастыра.

Күрәсең, тәрбиячегә приюттагы балаларны хурлау бик ошый. Ул Instagramда балигъ булмаганнарга кагылышлы кимсетүле видеолар бастыра.

«Мин - укучының фәхишә булып үсәчәген белүче укытучы», - ди ул видеоларның берсендә.

"Рен ТВ" телеканалы хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрдә бу хәлгә карата ачу белдереп язган хатынны тәрбияче шунда ук "кара исемлек"кә кертеп куйган. Хәзер ул бөтенләй Инстаграмдагы сәхифәсен ябып куйган, диләр.

Телеканал белдерүенчә, әлеге вакытта бу хәлне тикшерү дәвам итә.

Фото: ren.tv сайтыннан
Читайте нас