+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
14 Май 2020, 09:30

Ике кыз Мәңгелек утта сосиска кыздырган...

Кая бара бу дөнья?!

Кая бара бу дөнья?!

Украинаның Киев өлкәсе Белая Церковь шәһәрендә яшәүче ике мәктәп укучысы 11 майда Дан паркында Мәңгелек утта сосискалар кыздырган.

Шаһитлар сүзләре буенча ,"пикник"ны кызлар 9 Май хөрмәтенә кешеләр монументка алып килеп салган чәчәкләр арасында оештырган. Җитмәсә, шунда ук спиртлы эчемлекләр дә эчкәннәр.

Бу хәлне паркта булган кешеләр фотога төшереп, Интернет челтәрендә куйган. Арытаба рәсемнәр белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре кызыксынган. Кичә кызларны тоткарлаганнар һәм хәзер аларга 50 мең сумга якын штраф салынуы көтелә.

Фото: РИА Новости сайтыннан.
Читайте нас