Нәтиҗәдә, фатирда торучыларга штраф салынган, ә ял итәргә килгән кунаклар полиция хезмәткәрләре белән сугышкан.
Бу хәл Екатеринбургта булган. 17 апрельдән 18енә каршы төндә үзизоляциядән "арыган" ике егет йортларның берсендә "вечеринка" уздырырга булган.
Кичәдә 10 кеше катнашкан, аларга чакыру социаль челтәрләрдә җибәрелгән булган. Шул ук вакытта Свердловск өлкәсендә COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы кертелгән. Үзләренең ял итүен яшьләр видеога төшереп, Интернетка куйган һәм шуның белән хокук саклау органнары игътибарын җәлеп иткән.
Нәтиҗәдә, фатирга полиция хезмәткәрләре килгән. Алар фатирның хуҗаларына - кыз белән егеткә бер мең сум штраф салган һәм кунакларны полиция бүлегенә алып китмәкче булган. Арытаба кунаклар белән полция арасында алыш башланган.
Хокук сакчылары барлык яшьләрне тоткарлаган. Алар 4 көн төрмәдә үткәргән, һәркайсына 3 мең сум штраф салынган.
Фото: m.news.yandex.ru сайтыннан.