11 майда Тәтешле районындагы Әри елгасында коточкыч табышка юлыкканнар.
Аннан билгесез ирнең мәетен тартып чыгарганнар. Бәхетсезнең тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр табылган. Тикшерү ир-атның үлеменең нечкәлекләрен ачыклый алган.
11 апрельдә шушы районда яшәүче 49 яшьлек ир таныш хатынына хәмер күтәреп кич утырырга килә. Бераздан алар арасында гауга чыга. Шулвакыт хатынның 18 яшьлек туганнан туган энесе аны якларга була. Егет кыерсытучы ирне канга батырганчы кыйный һәм ул икенче көнне алган җәрәхәтләрдән үлә.
Җинаять эзләрен яшерү максатында егет мәетне елгага ташлый. Үтерүдә гаепләнүче тоткарланган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗиганең барлык шартларын ачыклауны дәвам итә.