Бу хәл башкаланың Ленин районында булган. Атыш ачка егет үз хатыны өчен түгел, дустының намусы өчен көрәшкә ташланган диләр.
Гаиләдәге хыянәттән килеп чыккан низаг аркасында ике ир, травматик пистолет кулланып, хокук бозуга барып җиткән, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Якынча мәгълүматларга караганда, 26 яшьлек ир хатынының 27 яшьлек башка ир белән очрашуын белгәч, ызгыш чыгарган. Хатынының хыянәтеннән ачуы ташкан ир көндәшенә шалтыраткан һәм аңа очрашу урынын билгеләгән.
«Аларның һәркайсы очрашуга берүзе генә түгел, ә дусты белән килгән. Алар арасында ызгыш-талаш киткән. Шулчакта бер ирнең дусты травматик пистолеттан - һавага, ә аннары оппонентына аткан. Күкрәк җәрәхәте аркасында 21 яшьлек уфалы дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Аның хәле кискен, әмма тотрыклы. ", - дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Хокук сакчылары конфликтта катнашучыларның барысын да тоткарлаган. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.