Стәрлетамак шәһәрендә үсмернең өлкән яшьтәге инвалидны кыйнаганын видеога төшереп, социаль челтәрләргә таратканнар.
Язмадан күренүенчә, яшь кеше бабайга йодрыклары белән ташлана, ә аның дуслары бу хәлне смартфонга төшереп тора.
Роликны бастырган әлегә билгесез яшьләр башта бабайны шаяртырга теләвен язган. Әмма, күрәсең, алар моның белән генә канәгать булмаган. Кадрларда егет белән инвалидның башта таяк аркасында бәхәсләшүе күренә, һәркайсы аны икенчесеннән тартып алырга омтыла. Ниндидер мизгелдә хулиган йодрыкларын эшкә куша һәм пенсионерның башына берничә тапкыр суга. Бичара бабай аңа каршы торырлык түгел, чүгәли биреп яшь җаһилнең йодыркларыннан качарга тырыша.
Егетнең гамәлләре роликны караучыларны чыгырдан чыгара. Кемдер материалларны участок полиция хезмәткәренә тапшырырга тәкъдим итә, икенчеләре сугыш чукмары белән мөстәкыйль рәвештә аңлашырга ниятләвен белдерә.
Кайбер әбүнәчеләр хәтта хулиганның социаль челтәрләрдәге аккаунтын тапкан, әмма ул тиздән җуелдырылган.
Ә сез аны таныйсызмы?