Түбән Кама җәлладлары хөкем ителде.
Татарстанда суд тоткарланган Илназ Пиркинны 47 урлау очрагында гаебен танырга мәҗбүр иткән полиция хезмәткәрләренә хөкем карары чыгарды. «Хокук зонасы»нда хәбәр иткәнчә, Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгының элекке биш хезмәткәре озак вакытка төрмәгә утыртылган: Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элекке башлыгы Ринат Әхмәтшин 9 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, элекке оперуполномоченныйлар Гадел Рәхимов, Игорь Филинов, Михаил Логачев һәм Наил Миндубаев 6 елдан 11 елга кадәр катгый режимлы колониягә хөкем ителгән.
22 яшьлек Пиркин полиция хезмәткәрләре тарафыннан 2017 елның октябрендә кулга алына. Көч структуралары хезмәткәрләре яшь кешедән 47 урлашу очрагында «гаебен тануны» таләп иткәннәр. Пиркин сүзләренчә, аның бу җинаятьләргә бернинди дә мөнәсәбәте булмаган. Эш материалларында әйтелгәнчә, полиция хезмәткәрләре Пиркинга "тырнак астына энәләр" кадыйбыз, дип янаганнар, аның башына противогаз кидергәннәр, сулыш юлын япканнар.
Полиция хезмәткәрләре Пиркинны тәүлектән артык җәзалаган. Нәтиҗәдә, ул үз-үзенә яла яга, шуннан соң аны полиция бүлегеннән җибәрәләр. Шул ук көнне Илназ Пиркин полиция бүлегендә коточкыч мәсхәрәләүләр турында сөйләгән видеоны яздырып, үз-үзен үтергән.