Нәтиҗәдә, бала тончыгып үлгән.
Бу коточкыч хәл Саратов өлкәсендә булган. 27 яшьлек хатын 3 айлык баласы белән кибеткә юл тоткан. Арытаба, баланы машинада калдырып, әйберләр алырга кереп киткән.
Машинага кире килүенә бала аңсыз булган. Ул шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Бирегә килгән табиблар баланың һава җитмәүдән үлгәнен раслаган.
Хатын полициягә белдерүенчә, кибеттә 15 минут кына булган да машинага кире килгән. Әмма хокук сакчылары, тикшерүләр үткәргәч, яңа мәгълүматлар таба: биредә машина торган урында видеокамералар урнаштырылган. Алар ярдәмендә хатынның бер сәгатьтән артык кибеттә йөрүе ачыкланган.
Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерүләр дәвам итә.
Фото: m.123ru.net сайтыннан.